Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең яртысыннан артыгы 2017 елны уңышлы булды дип саный
«Левада үзәге» тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Тулаем алганда, россиялеләр 2017 елны уңай бәяли: ике кешенең берсе (53 процент) өчен узып баручы ел уңышлы булган. 2016 елда әлеге күрсәткеч 37 процентка тигез иде. «Левада үзәге» тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә, дип яза «Известия».
Ел начар һәм бик начар булды дип әйткән кешеләр саны да 28 проценттан 17 процентка кадәр кимегән. Респондентларның бары тик 28 проценты гына узып баручы елны уңышсыз булды дип саный. Сораштыруда катнашучыларның 20 проценты җавап бирергә кыенсынган.
Респондентларның 55 проценты 2018 ел быелгысыннан яхшырак булыр, 22 проценты начаррак булмас дип өметләнә, 14 проценты бернинди үзгәрешләр дә көтми. Бары тик 3 проценты гына пессимистик фикер йөртә.
Россиялеләр Сүриядәге сугыш һәм әлеге илдән Россия гаскәрләрен чыгару, шулай ук ИГИЛ террорчыларына (Россиядә тыелган оешма) каршы көрәшне 2017 елның иң мөһим вакыйгалары булды дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз