news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең яртыдан күбрәге бәби-боксларны тыюга каршы - сораштыру

Сораштыру 16 октябрьдә РФ 58 субъектының 104 торак пунктында 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында үткәрелгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бәби-боксларны тыю тәкъдиме белән россиялеләрнең 14 проценты гына килешә, һәр икенчесе (55 процент) бу инициативаны хупламый, дип хәбәр итә "Җәмәгатьчелек фикере" фонды дип яза "Интерфакс".

16 октябрьдә РФ нең 58 субъектының 104 торак пунктында 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында үткәрелгән сораштыруда катнашучыларның 31 проценты бу сорауга җавап бирүдән авырыксынган.

Бәби-боксларга каршы булучылар (7 процент) "ташланган балалар азрак булачак, алар гаиләләрендә калачак" дип саныйлар. Алар белән килешмәүчеләр (25 процент) бәби-бокслар - "ул ташланган балалар гомерен саклау мөмкинлеге", әгәр аларны тыйсак, "балаларны башка урыннарда ташлаячаклар дип саный 18 процент россияле.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча хастаханәләр яки дини учреждениеләр карамагында махсус оештырылган урыннарда аналар аноним рәвештә баласын калдыра ала торган бәби-бокслар турында 50 процент россияле белә, ә 47 проценты хәбәрдар түгел.

22 процент россияле фикеренчә, әгәр һәр төбәктә бәби-бокслар пәйда булса, баланы ташлау очраклары ешрак булырга мөмкин. Әмма күпчелек (57 процент) берни дә үзгәрмәячәк дип белдерә, 22 процент җавап бирергә авырыксынган.

2011 елда Россиядә бәби-бокслар пәйда булганнан башлап 50 гә якын бала калдырылган. Әгәр бәби-бокслар булмаса, бу балаларның күбесен балалар йортларына бирерләр иде дип саный 29 процент респондент яки җәмәгатьчелек урыннарында ташлап калдырырлар иде дип белдерә 22 процент. Тагын 28 проценты, бәби-бокслар булмаса, бу балаларның язмышы аянычлы тәмамланыр иде, дип саный.

48 процент респондент, әгәр яңа туган баланың әнисе аннан баш тартырга ниятли икән, баланы сабыйлар  йортына тапшыру зарур, дип белдергән. Теләсә нинди вазгыятьтә баланың ана белән калуын 35 процент россияле хуплый, 17 процент җавап бирергә кыенсынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100