news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең Яңа елны каршы алу өчен тотарга ниятләгән акча күләме билгеле - ВЦИОМ

Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге тикшерүләре буенча, быел россиялеләр үзләрен былтырга караганда бәхетлерәк хис итә.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләр 2016 елны 2015 елга караганда уңышлырак булды дип саный. Үзәк сайтында сораштыру нәтиҗәләре урнаштырылган.

Ел вакыйгасы дип 33 процент россиялеләр Сириядәге сугышны атаган (2015 елда - 43 процент). Икенче урында - АКШтагы сайлау (31 процент), өченчесе - спорт уеннары. Безнең илдәге вакыйгаларда парламент сайлаулары, Россия спортчыларын Олимпия уеннарыннан читләштерү, ришвәтчелеккә каршы көрәш аталган. 

Ел сәясәтчесе дип Владимир Путинны 64 процент кеше атаган. Исемлектә Сергей Лавров (18 процент), Владимир Жириновский (8 процент), Сергей Шойгу (8 процент), Дмитрий Медведев (7 процент) һәм башкалар бар.

Иң популяр спортчы - Елена Исинбаева, ел актерлары - Данила Козловский, Сергей Безруков. Музыкантлар арасында популяр шәхесләр - Филипп Киркоров, Григорий Лепс, Николай Басков, Сергей Лазарев , Алла Пугачева. Ел язучысы - Дарья Донцова. Иң популяр телетапшыру «Пусть говорят», «Голос». 

2016 елны россиялеләр позитиврак каршылый - Яңа елны 45 процент россияле оптимизм белән көтә, 12 процент исә күңел төшенкелеге кичерә.

Сорашытыруда каршы алучыларның 76 проценты Яңа елны өйдә каршы алачагын әйткән. 11 процент кунакка, 4 проценты - бакчага, 2 проценты ресторанга бара. 1 процент кына чит илгә яки пансионатка җыена, 3 процент россияле Яңа елны каршы алырга җыенмый. 

Яңа елны каршы алу чаралары өчен россиялеләр уртача 12397 сум тотарга җыена. Респондентлар фикеренчә, бүләкләргә 4.338 сум тотарга туры киләчәк, Яңа ел табыны  4.164 сумга төшәчәк. Калган чыгымнар чыршы бизәүгә, балаларга күчтәнәч һ.б. максатларда тотылырга мөмкин.

Сораштыру 17-18 декабрьдә 46 төбәкнең 130 торак пунктында үткәрелгән, барлыгы 1600 кеше сораштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100