Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең Яңа ел каникулларын кабат кисәргә телиләр
Дәүләт Думасында РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Дәүләт Думасында РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән: алар нигезендә Яңа ел бәйрәмнәрендә ял көннәрен кыскарту күздә тотыла. Закон чыгаручылар теләге буенча, ял көннәре 31 нче декабрьдән 3 нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, һәм 7 нче гыйнвар өстәмә ял көне булачак.
Әлеге закон проекты Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Диденко тарафыннан эшләнде, дип хәбәр итә “Известия”. Депутат фикеренчә, яңа чаралар россиялеләргә гаилә бюджетын һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.
Закон проекты авторы фикеренчә, озакка сузылган яллар гражданнар халәтенә тискәре йогынты ясый һәм төрле күңелсез вәзгыятьләргә китерә. Бу көннәрдә кирәгеннән артык ашау һәм спиртлы эчемлекләрне артык күп куллану күзәтелә, дип саный Диденко. Моннан тыш, озакка сузылган бәйрәмнәр кесәне шактый юкарта. Шулай ук, кышкы чор булганлыктан, ял итү мөмкинлекләре дә чикле булуын исәптә тотарга кирәк. Шуңа күрә салкын тиеп авыру ихтималлыгы да туа.
“Мондый озын яллар күңелне кайтара – нәрсәнедер эшләп бетерергә өлгермисең... 12 нче гыйнвардан алда әле ярты ай бар дигән сүз, әмма барлык запаслар тотылып беткән, акча юк. Һәм бу эчке гаилә мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба. Шул рәвешле, бу көннәр байтак кына күңелсезлекләр дә китереп чыгара”, - дип билгеләп узды депутат.
Диденко дөньякүләм тәҗрибәдә Яңа ел килү белән бәйле мондый озын-озак ялларның беркайда да булмавына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бәйрәмнәрне яхшылап билгеләп узар өчен, берничә генә көн дә җитәр иде.
“Яңа елда туроператорлар да юри бәя арттыра, һәм бик азларның гына гаиләсе белән ялларны курортта уздыру мөмкинлеге бар. Шуңа күрә күпчелек бәйрәмнәрне өйдә үткәрергә мәҗбүр”, - дип ассызыклады парламентарий.
Искәртеп узабыз, Раштуа каникулларын кыскарту һәм калган ял көннәрен май аена күчерү тәкъдиме белән 2012 нче елда РФ Президенты Владимир Путин да чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз