news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең “Яңа ел каникуллары” 10 көн дәвам итәчәк

31 декабрь – кыска эш көне

(Казан, 2 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). 2010 елда россиялеләрне 10 көнлек “Яңа ел каникуллары” көтә. 11 гыйнвар – беренче эш көне, дип хәбәр иттеләр “Татар–информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан.
31 декабрь – кыска эш көне. Узып баручы елның соңгы аенда 12 декабрь, Конституция көне дә, эш көне санала.
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, киләсе елда бәйрәм көннәре 18 гә җыела, бу быелга караганда 3 көнгә артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot