news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең Яңа ел чыгымнары дүрт процентка артты

Яңа ел табынына куелачак азык-төлекнең уртача бәясе 6,1 мең сумны тәшкил итәчәк.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең Яңа ел чыгымнары 17 мең 600 сум тәшкил итәчәк. Бу – узган елга караганда 4 процентка артыграк, дип яза «Коммерсантъ».

Быел россиялеләр Яңа елга әйберләр сатып алу хәстәрен алданрак күрә башлаган: 33 проценты аларны - 15 декабрьгә кадәр (моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 28 процент тәшкил итә иде), ә 26 проценты (моннан бер ел элек - 28 процент) елның соңгы атнасында сатып алачак.

Быел Россиядә дүрт кешедән торган гаилә өчен Яңа ел табынына куелачак азык-төлекнең уртача бәясе, узган елның шул чоры (5,8 мең сум) белән чагыштырганда 300 сумга артып, 6,1 мең сум тәшкил итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100