Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең уннан бере сәясәттә хатын-кызлар булмаска тиеш дип саный - ВЦИОМ
Хатын-кызларның йомшаклыгы бер үк вакытта аларның уңай сыйфаты дип тә, тискәре сыйфаты дип тә карала.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) россиялеләрнең хатын-кызларның сәясәттә катнашуларына ничек карауларын, моның уңай һәм тискәре якларын белешкәннәр.
Хатын-кызларның сәясәттә актив катнашуы инде россиялеләр өчен гадәти хәл.
Сораштыруда катнашканнарның дүрттән өче (79%) сәясәттә хатын-кызларның булуын уңай күрәләр. Хатын-кызларның сәяси активлыгын гүзәл затлар үзләре (сораштыруда катнашучыларның 87 проценты) һәм өлкән буын кешеләре (81-84 процент) күбрәк хуплый. Хатын-кызларның сәясәттә булуын ир-атлар (70 %) һәм яшьләр (18-24 яшьлекләрнең 68 проценты) азрак хуплый.
Сәяси эшчәнлектә ир-ат һәм хатын-кызларның тигез булуын күпчелек дөрес дип саный (82 процент). Бу фикер белән сораштыручыларның 17 проценты килешмәгән. Бу бигрәк тә ир-атлар (23%) һәм 18 дән 24 яшькә кадәрге яшьләргә (35%) бу ошамый.
Соңгы 15-20 ел эчендә сәясәттә хатын-кызның роле үсте. Әгәр дә 1998 елда респондентларның яртысы (45%) илдә хатын-кыз сәясәтчеләр санын, һичшиксез, арттырырга кирәк дигән булса, бүгенге көндә 37 процент кына бу фикерне җиткергән. Шул ук вакытта , алар инде җитәрлек дип белдерүчеләр саны да арткан (27дән 38 процентка кадәр).
Шуның белән бергә, элеккегечә, сораштыручыларның 10 проценты сәяси сферада хатын-кызлар бөтенләй булмаска тиеш дип саный. (1998 елда 10 процент һәм 2016 елда 8 процент булган).
Шул ук вакытта берәүләр сәясәтче хатын-кызларның өстенлеген, икенчеләре җитешсезлекләрен күрә. Мәсәлән, йомшаклык һәм киң күңеллелек аларның бер яклап кимчелеге саналса (12 %), икенче яктан уңай сыйфатлар итеп карала (10%). Эмоциональлек, профессиональлек, «хатын-кыз логикасы» - бу сыйфатлар да бер генә төрле билгеләнми. Россиялеләр фикеренчә, сәясәтче хатын-кызларның ир-атлар белән чагыштыргандагы өстенлеге, аларның социаль проблемаларны йөрәк аша үткәрүе (16%).
Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәгенең махсус программалар директоры Елена Михайлова: «Хатын-кызларның сәясәттә катнашуы җәмгыятьтә тотрыклы булып формалашкан. Хатын-кызлар социаль проблемаларга аеруча игътибарлы. Шулай да яшьләр арасындагы караш нигезендә кичекмәстән хатын-кызларның сәяси сферада үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырырлык программаларны гамәлгә ашырырга кирәк”, - дип белдергән.
Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге сораштыруны 2016 елның 27-28 август көннәрендә уздырган. Сораштыру алымы – телефон аркылы интервью, анда катнашучылар махсус сайланмаган, 1600 респондентның телефон номерлары кулланылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз