news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне Украинада дифтерия йоктыру куркынычы хакында кисәттеләр

Роспотребнадзорда искәртүләренчә, дифтериягә каршы төп профилактик чара - иммунизация.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Россия гражданнарын Украинада дифтерия йоктыру куркынычының артуы хакында кисәтте. Луганск өлкәсе территориясендә дифтериянең тәүге ике очрагы 2018 ел башында теркәлгән, диелә ведомство хәбәрендә.

Украина диагнозны раслау өчен кирәкле серология тикшерүләре үткәрми, дип искәртәләр Роспотребнадзорда.

Соңгы өч елда Украина дифтерия һәм кызамыкка каршы вакцинага зур кытлык кичерә, бу эпидемиологик хәлнең катлаулануына китерәчәк.

  • Роспотребнадзорда искәртүләренчә, дифтериягә каршы төп профилактик чара — иммунизация. Россиядә дифтериягә каршы прививка милли календарь кысаларында ясала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot