news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр буенча 1,4 трлн бурычы бар

Гражданнарның суд билгеләгән уртача бурычы 46 мең сум.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Россия халкы 2018 елның гыйнвар — март айлары өчен торак-коммуналь хезмәтләр буенча 1,4 трлн бурычлы. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,3 процентка артыграк. Бу хакта Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларына сылтама белән “Известия” яза.

2018 елның беренче кварталында торак-коммуналь хезмәтләр буенча россиялеләрнең һәм юридик затларның бурычы 2017 елның беренче өч ае белән чагыштырганда 72 млрдка арткан.

Су белән тәэмин ителеш алты процентка үсеп, 86 млрдка җиткән. Электр буенча ун процентка үсеп, 247,5 млрд, торак хезмәтләр өчен 15 процентка үсеп, 234,3 млрд, җылылык өчен җиде процентка артып 569,3 млрд сумга җиткән. Бары газ белән тәэмин ителешкә генә бурычлар тугыз процент чамасы кимеп, 195,2 млрдка калган.

Экспертлар бурычлылар арасында аз тәэмин ителүче кешеләр кебек үк яңа төзелештә торак хуҗалары булган байлар да бар дип белдерә. Гражданнарның суд билгеләгән уртача бурычы 46 мең сум.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100