news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне шимбә кыска эш көне көтә

Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль, сишәмбегә туры килгәнгә күрә ял шимбәдән дүшәмбегә - 22 февральгә күчерелә.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Озын эш атнасы шимбә көнне, 20 февральдә, кыска эш көне белән тәмамланачак.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Иван Шкловецка сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Быел Ватанны саклаучылар көне, 23 февраль, сишәмбегә туры килә. Шуңа күрә ял шимбәдән дүшәмбегә — 22 февральгә күчерелә.

«Бу рәттән өч көн: 21-23 февральдә ял итәргә мөмкинлек бирәчәк. 22 февраль бәйрәм алды көне булу сәбәпле, шимбә эш көне бер сәгатькә кыскара», — диде Шкловец.

Киләсе эш атнасы кыска булачак — нибары өч көн. Гомумән алганда, быел җиде кыска эш атнасы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot