news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең коронавируска карата иммунитеты ныклыгын тикшерергә мөмкиннәр

2019-nCoV коронавирусын «Монитор-Био» Бөтенроссия мониторинг системасына кертергә телиләр.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа төрен «Монитор-Био» Бөтенроссия коллектив иммунитет мониторинг системасына кертергә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасы Н. Ф. Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Бүгенге көндә әлеге система (аңа 20дән артык авыру кертелгән) Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Кырым Республикасы һәм Новосибирск өлкәсендә сынау режимында эшли.

Мониторинг ил халкының йогышлы авыруларга каршы тору дәрәҗәсен контрольдә тотарга, «Профилактик прививкалар» илкүләм календарена төзәтмәләр кертергә (һ.б.) мөмкинлек бирәчәк. Әлеге системаны гамәлгә кертү быелның икенче яртыеллыгында төгәлләнер дип көтелә.

Фәнни-тикшеренү үзәге бүлекчәсендә патоген микроорганизмнарның популяцион үзгәрүчәнлек механизмнары лабораториясе мөдире Владимир Гущин билгеләп үткәнчә, 2019-nCoV коронавирусы яңа инфекция агенты булганлыктан, халыкта аңа карата нәтиҗәле иммунитет юк. Шулай да башка «кардәш» коронавирусларга иммунологик хәтер булуы ихтимал, дип саный белгеч.

Пневмониянең яңа төре Кытайның Хубэй провинциясе Ухань шәһәрендә таралды. «Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы балалар лагеры базасында Кытайдан Татарстанга укырга килгән студентлар өчен махсус карантин зонасы оештырылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100