news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең күпчелеге радикаль реформаларга караганда тотрыклылык яклы

Сораштыру 4-5 февраль көннәрендә Россиядәге 53 субъектның 104 торак пунктында 1500 респондент арасында үткәрелгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Россия гражданнарының өчтән ике өлеше (61 процент) соңгы елларда илдә тотрыклылык юк дип саный, ә 34 процент респондент киресен җиткерә. Бу хакта "Җәмәгатьчелек фикере" турында "Интерфакс" хәбәр итә.

Россиядә, сораштыруда катнашучылар фикере буенча, радикаль реформалар үткәреп кисәк борылышлар ясаганчы (17 процент ), тотрыклылыкны тәэмин итү мөһим (75 процент). 33 процент респондент хәзерге Россия хөкүмәте реформалар үткәрү, 39 проценты - тотрыклылыкны тәэмин итү белән мәшгуль дип саный.

Сораштыруда катнашучыларның 28 процентында җавап юк. Сораштыру 4-5 февраль көннәрендә Россиядәге 53 субъектның 104 торак пунктында 1500 респондент арасында үткәрелгән. Респондентларның өчтән бере (32 процент) соңгы елларда Россия торгынлык чорына керде дип, ә 55 проценты, киресенчә, ил үсештә дип билгели. Тагын 9 проценты җавап бирергә кыенсынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot