Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең күпчелеге Мисырны ял итү өчен тулысынча имин ил дип санамый
Россия гражданнарының күпчелеге (90 процент) Мисырда беркайчан да булмаган һәм якын киләчәктә анда барырга ниятләми (82 процент).
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия гражданнарының күпчелеге (90 процент) Мисырда беркайчан да булмаган һәм якын киләчәктә анда барырга ниятләми (82 процент). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге, 24-25 апрельдә 1200 кеше арасында телефон аша уздырган сораштыруда, 14 процент респондент кына быел яки киләсе елларда Мисырда ял итәргә теләкләре барын белдергән. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
Сораштырылуыларның яртысы (52 процент) якыннарына Мисырда ял итәргә киңәш итми, шуларның 25 проценты катгый рәвештә анда ял итүгә каршы. Респондетларның 26 проценты, нигездә, алар берничә тапкыр (61 процент) яки бер тапкыр (53 процент) анда булган россиялеләр, Мисырга барырга киңәш итә.
Шул ук вакытта, респондентларның өчтән икесе (65 процент) Мисыр Россия туристларын ял итү вакытында иминлек белән тәэмин итә алмый дигән фикердә. 18 проценты исә ил тарафыннан террористлардан саклау чаралары күрелә дип ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз