news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең күпчелеге мәктәпләрдә хәрби әзерлек нигезләрен кертүне хуплаган

Сораштыру 18-19 ноябрь көннәрендә 1200 респондент арасында үткәрелгән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең өчтән икесе (63 процент) диярлек мәктәпләрдә хәрби әзерлек нигезләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный, дип хәбәр итә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге.

Россиялеләрнең күпчелеге (97 процент) мәктәп программасына юл йөрү кагыйдәләре фәнен кертүне хуплый, 73 проценты ул мәҗбүри булырга тиеш дип саный.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 75 проценты мәктәп укучылары өчен тормышта аралашу күнекмәләре буенча махсус дәресләр үткәрергә кирәк дип санаса, 82 проценты яшьләр арасында интернетка бәйлелек проблемасы киң таралган дигән фикердә.

18-19 ноябрь көннәрендә 1200 респондент арасында үткәрелгән телефоннан сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләрнең 33 проценты милли телне мәҗбүри предметка кертә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100