news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең күпчелеге Курил утрауларын Япониягә бирүгә каршы

Утрауларны Япониягә бирүгә каршы килүчеләр үзләренең карарын моның инде хәл ителгән мәсьәлә икәнлеге һәм Курильның Россиянеке булуы белән аңлата.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россиялеләрнең күпчелеге (77 процент) Курил төркемендәге көньяк утрауларны Япониягә бирүгә каршы. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Респондентларның 79 проценты Курил утрауларын Япониягә кире кайтару таләбе турында белә. Утрауларны Япониягә бирүгә каршы килүчеләр үзләренең карарын моның инде хәл ителгән мәсьәлә икәнлеге һәм Курилның Россиянеке булуы белән аңлата.

Шул ук вакытта, респондентларның уннан бере Россия Курил утрауларын сугышып кире кайтарды дип раслый.

Утрауларны Япониягә бирү белән килешүчеләр тынычлык килешүе төзү (14 процент) һәм ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең үсүен (7 процент) моңа дәлил итеп китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot