news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең күпчелеге гаиләне планлаштыру яклы

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россия гражданнарның күпчелеге бу өлкәгә дәүләтнең катнашмавын тели.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Россиялеләрнең күпчелеге гаиләдә балаларны планлаштырып табу яклы. Ягъни бу аңлап эшләнелгән эш, заманча контрацепция (78%) ярдәмендә тормышка ашырылырга тиеш, дип хәбәр иткәннәр “Левада Үзәге” ндә “Интерфакс”ка.

Шул ук вакытта 13 процент кеше, контрацепция һәм аборттан тыелып, никадәр бала бирелщ, шул кадәрне тудырып үстерергә кирәк дип саный.

Сораштырылучыларның яртысыннан артыгы (59%) дәүләтнең гражданнарның бала тудыру һәм төшерүгә бәйле шәхси өлкәгә катнашмавын тели (2015 елда - 66%). Шул ук вакытта, 27 проценты дәүләткә бала төшерүне киметү өчен чаралар күрергә кирәк, дип белдерә.

2-6 мартта 1600 кеше арасында үткәрелгән әлеге сораштыруда 10 процент кеше җавап бирергә авырсынган. Әлеге сораштыру 18 яше тулган һәм илнең 48 төбәгендәге 137 торак пунктларында яшәүчеләр арасында үткәрелгән.

Респондентларның яртысыннан артыгы аборт ясау-ясатмау турындагы карарны хатын-кыз үзе кабул итсен дип белдерә. Хатын-кызлар арасында бу фикерне 51 процент кеше хупласа, ир-атлар арасында – 40 процент.

Социологлар дәүләт тарафыннан бала төшерүне контрольдә тота алырлык чаралардан тәрбия эше һәм икътисади характердагы ысуллар дип билгели.

57 процент россияле бала тәрбияләү буенча түләүләрне яшәү минимына кадәр күтәрергә кирәк дип саный. Җенси тәрбия буенча дәүләткүләм программалар булдыру һәм мәктәптә мәҗбүри җенси тәрбия дәресләре кертү өчен 45 һәм 31 процент халык тавыш бирә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100