Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин
Ведомство җитәкчесе Антон Силуанов ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка артуын билгеләп үтте.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россия Финанслар министрлыгы россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин дип көтә. Бу хакта ТАСС беренче вице-премьер-финанслар министры Антон Силуанов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Ул, план күрсәткечләре белән чагыштырганда, инфляциянең сизелерлек кимүен билгеләп үтте.
“Без төзәтмәләр проектында 4 процент планлаштырдык, фаразларда 2,8 процент исәпкә алабыз, агымдагы елда икътисад үсеше - 2,1 процент, зур темплар белән үсә, сәнәгать җитештерүенннән тыш халык табышы да арта. Агымдагы елда хезмәт хакы үсешен 6,3 процент күләмендә бәялибез”, - диде финанслар министры.
2018 ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка артуын билгеләп үтте ул.
Росстат мәгълүматлары буенча россиялеләрнең уртача хезмәт хакы майда 43 мең 815 сум тәшкил иткән. 2017 елның май ае белән чагыштырганда, ул 9,9 процентка артса, агымдагы елның гыйнвар-май айларында – 11,5 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз