news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең дүрттән өче коммуналь хезмәтләргә бәяләр артканны сизгән - сораштыру

Сораштыру 24-25 сентябрь көннәрендә Россиянең 130 торак пунктында 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үткәрелгән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары (ВЦИОМ) нәтиҗәсе буенча, сентябрь аенда россиялеләрнең дүрттән өче торак-коммуналь хуҗалыгы бәяләре үсешен тойган, ә илдә яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы бензинга бәяләр үсешен билгеләп үткән, яза "Коммерсант" ВЦИОМга сылтама белән.

Моннан тыш, респондентлар азык-төлектән иң кыйммәтләнгәне ит һәм ит продуктлары (63 процент) һәм сөт ризыклары (57 процент) булуын искәртәләр. Шулай ук шикәр (51% процент), ярма һәм макароннар (48 процент), шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш (51 процент) хаклары артканны сизүләрен җиткергәннәр. Шул ук вакытта илнең һәр унынчы кешесе, киресенчә, шикәргә һәм яшелчә белән җиләк-җимешкә бәяләр арзанайды, дип белдергән.

Сораштыру 24-25 сентябрь көннәрендә Россиянең 130 торак пунктында 18 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үткәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: августта Россия иИътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, гражданнарның реаль керемнәре түбәнәю темпы 8,3 процентка арткан, бу соңгы җиде елда - рекорд. Пенсияләр һәм керемнәр кимүе барыннан да бигрәк эшмәкәрлек өлкәсендә күзәтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100