news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең өчтән бере ковидтан прививканы үзләре һәм якыннары өчен куркып ясаткан

Сораштыруда катнашучыларның 22-37 проценты әле вакцина ясатмавын әйткән.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Стопкоронавирус.рф сайты төрле социаль челтәрләрдәге язучылары арасында «Вакцинация ясатканда төп аргумент кайсысы булды?» дигән сораштыру уздырган.

Җавап бирүчеләрнең күбесе — 21-37 проценты вакцинацияне үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеге өчен куркып ясаткан. «Иркенләп йөрергә һәм нормаль тормыш белән яшисе килү теләге» дигән җавапны 14-25 процент кеше сайлаган һәм ул икенче урынны алган.

Респондентларның уннан бер өлеше вакцина ясатуда төп факторның эш булуын әйткән, 10 проценттан азрак кеше вакцинация турында актуаль тикшеренүләрне өйрәнеп прививкага язылган.

Шул ук вакытта җавап бирүчеләрнең 22-37 проценты әле вакцина ясатмавын әйткән. Сораштыруда барлыгы 32 меңнән күбрәк кеше катнашкан дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

Вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россиядә 42 миллионнан күбрәк кеше тулысынча прививка ясаткан, илдә коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен тагын 35,9 млн кеше ковидка каршы прививка ясатырга тиеш.

Стопкоронавирус.рф порталы искәрткәнчә, вакцинация турында бөтен мәгълүматны вакцина.стопкоронавирус.рф битендә табарга, ә прививка ясатуга Дәүләт хезмәтләре порталы яки 122 номеры аша язылырга була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100