Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрнең өчтән бере Җиңү көнен бәйрәм итәргә җыена
Быел 9 май – Бөек Җиңү көнен Россия халкының 76 проценты бәйрәм итәргә җыена. Бу – 2000 елдан башлап (67процент) иң югары күрсәткеч.
(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Быел 9 май – Бөек Җиңү көнен Россия халкының 76 проценты бәйрәм итәргә җыена. Бу –2000 елдан башлап (67процент) иң югары күрсәткеч, дип җиткерә "Левада-Үзәк". Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
Барыннан да бигрәк җитәкчеләр һәм идарә органнарында эшләүчеләр (84 процент), белгечләр (81 процент ), эшчеләр (78 процент), һәм тулаем ир-атлар (78 процент), урта белем алган Россия халкы (79 процент), югары ихтыяҗ статусында булмаганнар (75 процент ) һәм 100-500 мең кеше яшәүче шәһәрләрдәгеләр (82 процент) бәйрәмне билгеләп узачагын җиткергән.
Бер ел элек социологларга Россия халкының 2017 елда “Үлемсез полк” йөрешендә катнашырга җыенулары хакында сорашкан һәм халыкның 67 проценты уңай җавап биргән иде. Әмма соңга таба бу сан 26 процентка калган, 65 проценты – юк, дип җавап биргән.
Биредә барыннан да бигрәк студентлар (43 процент ), белгечләр (35 процент ), хезмәткәрләр (34 процент) һәм тулаем хатын-кызлар (29 процент), 25-55 яшьтәгеләр (27 процент), югары белемлеләр (31 процент), чагыштырмача югары статустагылар (28 процент) һәм 100-500 мең кеше яшәүче шәһәрләрдәгеләр (33 процент) катнашырга җыена.
Сораштыру 21-24 апрель көннәрендә 18 яшькә һәм аннан өлкәнрәк 1600 кеше арасында илнең 48 төбәгендәге 137 торак пунктында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз