news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне авиабилетларга бәяләрнең кискен артуы турында кисәтәләр

Авиация өлкәсендә эксперт фикеренчә, 2021 елның февраль-март айларында авиабилетларга бәяләр түбән булачак, әмма апрельдән алар тиз арада артачак.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Авиация өлкәсендә эксперт, «АвиаПорт» агентлыгы башкарма директоры Олег Пантелеев фикеренчә, 2021 елның февраль–март айларында авиабилетларга бәяләр түбән булачак, әмма апрельдән алар тиз арада артачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Гомумән алганда, бәяләр инде башка төшә алмый дип уйлыйм… Арзанрак — инде бушлай булса гына дигәндәй. Гомумән алганда, бүгенге көндә бәяләр дәрәҗәсе авиапассажирлар ташуның рентабельлеген тәэмин итми, димәк, авиакомпанияләр чыгымнарны киметергә (әмма монда резервлар калмады диярлек) яки демпингны туктатырга тиеш», — диде РИА Новостига Пантелеев.

Ул авиакомпаниянең хәзерге хәлендә чиксез яши алмаячагын әйтте.

«Берничә йөз миллиард сумны болай гына югалтырга һәм берни дә куркыныч булмаган кыяфәт ясарга ярамый. Бу югалтуларны кире кайтарырга кирәк. Әлбәттә, Россия авиакомпанияләре банкротлыгы башланганчы, тәкъдим ихтыяҗдан артачак һәм февраль–март айларында (янә, әгәр дә бөлгенлек булмаса) без түбән бәяләр күрергә мөмкинбез. Әмма апрельдән үсеш булачак һәм арту зур булыр дип уйлыйм», — диде Пантелеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100