Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрнең 80 проценты диярлек Путинның президент постындагы эшеннән канәгать
Дмитрий Медведевның Россия хөкүмәте рәисе постындагы эшеннән респондентларның 38 проценты канәгать.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Россиялеләрнең 80 проценты диярлек Путинның президент постындагы эшеннән канәгать. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.
“Ноябрьдәге сораштырулар буенча, россиялеләрнең 78 проценты Владимир Путинның Россия президенты постындагы эшеннән канәгать (октябрьдә - 82 процент). 21 проценты хупламый (алдан - 17процент). Бу хакта "Интерфакс"ка "Левада-Үзәге"ндә хәбәр иткәннәр.
Россиялеләрнең яртысы (51 процент ) илдә эшләрнең уңай юнәлештә баруын җиткергән (октябрьдә – 57 процент). Россиянең дөрес юлдан бармавы хакында фикерне сораштыруда катнашучыларның 32 проценты әйткән (алдан – 27 процент). Респондентларның 18 проценты бу сорауга җавап бирергә кыенсынган.
Дмитрий Медведевның Россия хөкүмәте рәисе постындагы эшеннән респондентларның 38 проценты канәгать, риза булмаучылар – 61 процент. Октябрь аенда әлеге күрсәткечләр нигездә 46 процент һәм 53 процент чагыштырмасында булган.
Сораштыру 1-5 декабрь көннәрендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше арасында Россиянең 48 төбәге 137 торак пунктында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз