news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең 78% рус телле халыкның СССР илләреннән күчүен хуплый

Рус телен белү, күпчелек гражданнар фикеренчә, Россия Федерациясе паспортын алуны җиңеләйтергә тиеш түгел.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиялеләрнең 78 проценты рус телле халыкның элеккеге СССР илләреннән Россиягә күчү идеясен хуплый, ә 75 проценты башка илләрдән квалификацияле эшчеләрне җәлеп итүгә каршы түгел. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Әлеге күрсәткечләр Бөтенроссия иҗтимагый фикер өйрәнү үзәге тарафыннан уздырылган сорашутыру нәтиҗәсе буенча китерелә.

Шул ук вакытта квалификациясез эшче көчләрнең үсүенә 85 процент сораштырылучы каршы килгән.

Әгәр Россиягә күчәргә теләүче рус телле халык турында әйтсәк, 40 процент россияле аларга ярдәм итәргә кирәк, дип саный. 33 проценты квалификацияле эшчеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк ди, ә 3 проценты күчеп килүчеләргә ярдәм итүне кирәк тапмый.

Рус телен белү 26 процент сораштырылучы фикеренчә, Россия гражданлыгын алуны җиңеләйтергә тиеш. 41 процент кеше Россия Федерациясе паспортын бирүгә һәр очракта аерым караш булырга, ә 29 процент – тәртип барлык кешегә дә бер булырга тиеш, дип уйлый.

Сораштыру 2016 елның 17–18 декабрендә 1,6 мең сораштырылучы арасында телефон аша уздырылган. Статистик ялгышлык 2,5 проценттан артмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100