news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк сайлау комиссиясе Конституция буенча тавыш бирү беркетмәләрен эшкәртеп бетергән

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге сайлаучыларның 77,92 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплавын хәбәр итә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге беркетмәләрне тулысынча эшкәртү турында хәбәр итте. Тәкъдим ителгән белешмәләрдән күренгәнчә, россиялеләрнең 77,92 проценты РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне яклап, 21,27 проценты каршы тавыш биргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия күләмендәге тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде. Әмма соңыннан ул илдә коронавирус эпидемиясе таралу аркасында башка вакытка күчерелде.

Соңрак РФ Президенты Владимир Путин тавыш бирүнең яңа датасы (1 июль) турындагы указны имзалады. Эпидемиологик вазгыятьне һәм халыкның иминлеген исәпкә алу зарурлыгы аркасында россиялеләр бер атна буе (25 июньнән 1 июльгә кадәр) тавыш бирә алачак дигән карар кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot