news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең 67 проценты визасыз илләрне сайлаган

Бу җәйдә Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Мисыр, Корея, Таиланд, Израиль кебек илләр иң популяр юнәлешләр булган.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Бу җәйдә россиялеләрнең 67 проценты сәяхәт итү өчен визасыз илләрне сайлаган. Бу – узган елга караганда ике процентка артыграк. «Купибилет» онлайн-тревел агентлыгы шул хакта хәбәр итә.

Бу җәйдә Әрмәнстан, Грузия, Молдова, Мисыр, Корея, Таиланд, Израиль кебек илләр иң популяр юнәлешләр булган.

Россия гражданнары өчен бу илләргә виза бушлай: аэропортта яки чик буенда аларның чит ил паспортына тамга куела.

Италия, Чехия, Германия, Франция, Испания һәм Греция исә иң популяр визалы илләр булган. Болгариягә карата кызыксыну ике тапкыр диярлек арткан – быел әлеге ил визалы илләр рейтингында җиденче баскычка күтәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot