Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрнең 40 проценты диярлек Конституцияне беркайчан да укымаган
Тагын 27 процент тирәсе укыган, әмма бернәрсә дә хәтерләми.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Россиялеләрнең 40 проценты диярлек Конституцияне беркайчан да укымаган. Тагын 27 процентлабы укыган, әмма бернәрсә дә хәтерләми, дип җиткерә INTERFAX.RU.
Россиялеләрнең өчтән ике өлеше (66 процент) 12 декабрьдә Россия Конституциясе көне билгеләп үтелүен белә. Әмма соңгы вакытта бу күрсәткеч тә төшә бара (70 процент - 2016 елда, 76 процент - 2015 елда), дип хәбәр итәләр "Интерфакс"ка "Левада-Үзәге"ннән.
Социологлар быел 2010 елдан башлап әлеге бәйрәмне белүчеләр күрсәткече өлеше иң түбән булуын ачыклаган.
Сораштырылучыларның 32 проценты 12 декабрьдә нинди бәйрәм булуын белми.
37 процент респондент Конституцияне беркайчан да укымаган, 27 проценты укыган, әмма бернәрсә дә хәтерләми. 25 проценты анда нәрсә язылганны бик аз хәтерли. Бары һәр унынчы кеше (11 процент ) Төп канунның эчтәлеген яхшы белә.
Искәртеп үтик, Россия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә референдумда кабул ителде. Ул үз көченә 1993 елның 25 декабрендә рәсми төстә басылып чыкканнан соң керде.
Сораштыру 24-28 ноябрь көннәрендә Россиянең 48 төбәгендә 137 торак пунктта 18 яшькә кадәрге 1600 кеше арасында уздырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз