news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең 30 проценты биткоин турында белми

Россиялеләрнең өчтән икесе акчаны криптовалютага салу файдалы инвестиция түгел, дип саный.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиялеләрнең 30 проценты биткоин турында ишеткәннәре дә юк. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыруы дәлилли.

Россиялеләрнең яртысыннан артыгы (56 проценты) биткоин турында белүләрен, 14 процент респондент исә терминның үзе турында ишетүләрен генә әйткән.

Россиялеләрнең өчтән икесе акчаны криптовалютага салу файдалы инвестиция түгел, дип саный. Сораштырылучыларның бары 9 проценты киләчәктә дөньяда иң популяр булган цифрлы валютаны булдырырга теләүләрен җиткергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100