news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә тагын бер ял көне бирергә мөмкиннәр

40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен елына бер көн ял бирергә телиләр.

Россиялеләргә тагын бер ял көне бирергә мөмкиннәр
Рамиль Гали/архив

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация узу өчен түләнә торган өстәмә ял көне бирергә тәкъдим итәләр. Бу хакта ведомство инициативасына һәм үз чыганакларына сылтама белән «Российская газета» яза.

Бүгенге көндә эш бирүче пенсия һәм пенсия алды яшендәге кешеләргә диспансеризация узу өчен ике ял көне бирергә тиеш. Хәзер исә 40 яшькә кадәрге хезмәткәрләргә дә бер көн бирергә тәкъдим ителә.

Әлеге максатлар өчен ике, хәтта өч ял көне дә бирергә мөмкиннәр дип саныйлар Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә. «Без моңа формаль якын килү хакында түгел, ә җитди анализлар үткәрү хакында сүз алып барабыз. Аларны, кагыйдә буларак, бер көндә генә узуы кыен», - дип искәртте академия проректоры Александр Сафонов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100