news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә, тәмәке турындагы канунны бозган өчен, 60 млн. сумлык штраф салынган

Былтырның шул ук чорында 67 млн. сумлык штраф билгеләнгән була.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Быелның беренче яртыеллыгында, тәмәке тарту турындагы канунны бозган өчен, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) 60 млн. сумлык административ штраф билгеләгән.

Әлеге оешманың рәсми сайтында язылганча, җаваплылыкка якынча 2 мең граждан тартылган. Шулай ук 1,7 мең чамасы оешма хезмәткәре, ягъни тәмәке продукциясен сатучылар, 700 шәхси эшмәкәр һәм якынча 1 мең тәмәке белән сәүдә итү кагыйдәсен үтәмәгән юридик затлар канун бозган.

Былтырның шул ук чорында 67 млн. сумлык штраф билгеләнгән була. Административ җаваплылыкка барлыгы 6 мең 534 кеше тартылган. Аларның якынча 3 мең 800е — тәмәке продукциясе белән сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен, дип хәбәр итә “Известия”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100