news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә паспортны ярты бәягә алу мөмкинлеге булдырылды

Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге булдырылган.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталында ташлама белән чит ил һәм гомумгражданлык паспортларын алу мөмкинлеге активлаштырылган. Бу хакта “Российская газета”га Россия Коммуникация һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткән.

“Һичшиксез, бу россиялеләрне электрон хезмәтләр куллануга этәрәчәк. 2018 елга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә кулланучы гражданнар 70 процентка җитәчәк”, - дип фаразлый электрон хөкүмәт үсеше департаменты директоры Владимир Авербах.

Коммуникация һәм элемтә министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән бергә "Элеккеге буын чит ил паспортын бирү", "Яңа буын чит ил паспортын бирү” һәм “Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү” хезмәтләре өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын портал аша түләгән очракта салым кодексының бер пункты буенча дәүләт пошлинасын 30 процентка киметү мөмкинлеге гамәлгә кертелгән, дип белдерде Авербах.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100