Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләргә эшсезлеккә әзер булырга кирәк – Шувалов
Беренче вице-премьер, икътисадтагы быелгы хәл Россиянең 2008-2009 еллардагы кризис сабакларын онытуы белән бәйле, дип белдерә
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиягә эшсезләр артуга әзерләнергә кирәк. Бу фикерне Давос форумында РФның беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белдерде, дип хәбәр итә «Новости» РМА.
“Күпләр шок булырлык хәл юк дип билгели, әмма бу вазгыятьне дөрес аңламау... Кешеләргә базарга эшсез буларак чыгуга әзерләнергә кирәк, аларны яңа шартларга ияләштерү зарур”, - дип белдерә агентлык аның сүзләрен.
Беренче вице-премьер, икътисадтагы бүгенге хәл Россиянең 2008-2009 еллардагы кризис сабакларын онытуы белән бәйле, дип белдерә. “Минем бәяләвемчә, Россия икътисады өчен бәла шунда - 2008-2009 еллар кризисы чыгарган модернизацион көн тәртибе тиз арада "юылуда" һәм ул нефтькә бәя арттыра баруга алыштырылуда”, - диде ул. Аның сүзләренчә, Россиядә икътисади хәл катлауланырга мөмкин. “Россиянең бик авыр хәлдә калуын аңларга кирәк. Безнең икътисади хәлләр начар, ул тагын да начарланырга да, шулай ук калырга, 2009 елдагы кебек тә булырга мөмкин. Читкә чыгарыла торган төп товарлар бәясе артырга һәм икътисадтагы хәлләр ул кадәр үк начар булып тоелмаска да мөмкин”, - дип билгеләп үтте Шувалов. Вице-премьер шулай ук гражданнарга һәм бизнеска катгый сынауларга әзер булырга киңәш итте.
19 гыйнварда Россия Хөкүмәтенең эшсезлек күрсәткечен тотрыклы итү өчен 52 млрд сум бүлеп бирергә планлаштыруы билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз