news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә диспансеризация үтү өчен өстәмә ял көне бирергә мөмкиннәр

Әлеге инициатива 40 яшьтән узган хезмәткәрләргә кагыла.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россиялеләргә диспансеризация үтү өчен өстәмә ял көне бирергә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге инициатива 40 яшьтән узган хезмәткәрләргә кагыла. Шул ук вакытта, аларның башкарган вазифасы һәм уртача хезмәт хакы сакланачак. Бу 6 майдан диспансеризация үтүнең яңартылган тәртибе үз көченә керү белән бәйле. Аның нигезендә, россиялеләргә 40 яшьтән соң ел саен тикшеренү узарга киңәш ителә.

Моңа кадәр барлык кешеләргә дә диспансеризацияне өч елга бер мәртәбә үтәргә тәкъдим ителгән иде. Хәзер ул 18-39 яшьлек хезмәткәрләр өчен генә сакланачак. Моннан тыш, пенсия алды яшендәгеләргә диспансеризация үтү өчен ел саен ике көн биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100