news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә диспансеризация өчен ике көн ял бирергә мөмкиннәр

Җомга көнне бу турыда Дәүләт Думасы пленар утырышында закон проекты авторларының берсе депутат Николай Герасименко җиткергән.

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”). Россиялеләргә диспансеризация узу өчен ике көн өстәмә ял бирү турында төзәтмәләр белән закон проекты икенче укылышта тулыланырга мөмкин. Бу турыда пленар утырышта закон проекты авторларының берсе депутат Николай Герасименко җиткергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта россиялеләргә диспансеризация узу өчен ике көн өстәмә ял бирүне тәкъдим итүче закон проектын карый.

“Икенче укылышка төзәтмәләрне без кертербез – бер көн түгел, ә диспансеризация өчен ике көн ял”, - дигән Герасименко.

Ул Министрлар Кабинеты фикере буенча, диспансеризация узу өчен бер көн җитмәгәнлеге турында хөкүмәт тарафыннан кисәтү булуын аңлаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot