Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләргә блокланган Facebook һәм Instagram ны кулланган өчен җәза бирелмәячәк
Бу турыда Мәскәүнең Тверь судында Генераль прокуратура вәкиле хәбәр итте.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Әгәр дә Meta оешмасын Россиядә тыелган дип танысалар, Facebook һәм Instagram кулланучыларын бу социаль челтәрләрне блоклауны читләтеп үтү омтылышлары аркасында җәза бирелмәячәк.
«Кешеләр Meta продуктларыннан файдаланган өчен генә җаваплылыкка тартылмаячак», — диде Мәскәүнең Тверь судында Генераль прокуратура вәкиле. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, Роскомнадзорның блоклавына карамастан, әлеге социаль челтәрләрдән файдалануның техник мөмкинлеге һаман да бар һәм «бу социаль челтәрләрдә аккаунтлары булган гражданнар күп».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз