news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрдән җыелган акчага Казанның сугыш ветераннары госпитале өчен җиһазлар алганнар

Волонтерлар берничә ай дәвамында бөтен Россия буйлап ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Казанның сугыш ветераннары госпиталенә «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылардан җыелган акчага медицина җиһазлары сатып алганнар.

«Без ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләрен тикшерү өчен махсус җиһаз юнәттек. Хәйрия фонды безнең үтенеч белән гомуми бәясе 2,6 миллион сумнан артык тәшкил иткән видеоколоноскоп, видеогастроскоп, система видеоүзәге һәм сигез кресло-коляска сатып алды», - диде «Татар-информ» агентлыгына госпитальнең баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.

«Буыннар хәтере» фонды волонтерлары берничә ай дәвамында россиялеләрдән ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган, алмашка кызыл канәфер беркетелгән значоклар бүләк иткәннәр.

Акция тәмамланганнан соң фонд хезмәткәрләре Казанның сугыш ветераннары госпиталенә медицина җиһазлары сатып алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100