news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр зур хезмәт хакына караганда тотрыклылыкны өстен күрә

Левада-Үзәк 48 төбәкнең 137 торак пунктында 1600 кеше арасында сораштыру уздырган

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”) Россиялеләрнең күпчелеге “чагыштырмача зур булмаган, әмма тотрыклы хезмәт хакы һәм алдагы көнгә ышаныч”ны “киләчәккә гарантияләр булмаса да, күп эшләп, яхшы хезмәт хакы алу”га караганда өстенрәк күрә. Бу турыда “Левада-Үзәктән алынган мәгълүматка сылтама ясап, “Интерфакс” хәбәр итә.

Шул ук вакытта “үз эшен булдырып, үз куркынычында эшләргә” һәр сигезенче (12 %) кеше риза. Сораштыру 20-23 гыйнварда 48 төбәкнең 137 торак пунктында 1600 кеше арасында уздырылган.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, россиялеләр өчен эш – ул, беренче чиратта, яшәү өчен акча эшләү (60 %) чыганагы. 12% өчен эш “үзеннән-үзе мөһим һәм кызыклы”, тагын 18% үз тормышында “эшкә караганда мөһимрәк әйберләр бар” дип белдергән. Ә 5 % өчен эш – ул күңелгә ятышсыз бурыч.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100