Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр "Зур этнографик диктант”ны 3 ноябрьдә язачак
2016 елда "Зур этнографик диктант"ны 90 меңгә якын кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан.
(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Россия күләмендә “Зур этнографик диктант” акциясе 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Һәр регионда "Зур этнографик диктант" язачаклар. Бу хакта Милләт эшләре буенча федераль агентлык хәбәр итә.
Быел әлеге диктант халыкара статусын алды, шунлыктан үзләренең белемнәрен россиялеләр генә түгел, ә чит илдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә алачак.
Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант” дип табып була.
Нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.
Искәртеп үтик, 2016 елда “Зур этнографик диктантын” 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше - Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне – Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.
Ил күләмендә алганда, диктантның уртача бәяләү билгесе - 100 мөмкин булган баллдан - 54 булган. 2016 елда Татарстаннан 100 кеше диктант язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз