news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак

Хәзер гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша тантаналы вакыйгага кадәр бер ай яки ярты ел алдан бирергә мөмкин.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Россиялеләр ЗАГСка гаризаны никахны теркәү көненә кадәр бер ел алдан тапшыра алачак. РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы шул хактагы закон проекты әзерләгән, дип яза «Известия» газетасы.

Хәзер гаризаны дәүләт хезмәтләре сайты аша тантаналы вакыйгага кадәр бер ай яки ярты ел алдан бирергә мөмкин. Закон проектының аңлатма язуында әйтелгәнчә, мондый система ЗАГСларга да, гражданнарның үзләре өчен дә уңайлы түгел.

Моннан тыш, теге яки бу истәлекле көндә никахлашырга теләгән парларның күп булуы аркасында әлеге процедурага ришвәтчелек тә үтеп керә, дип раслыйлар министрлыкта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100