Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн ял итәчәк
Быел 23 февраль якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә, 24 февральгә күчерелә, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). 22-24 февральдә россиялеләрне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә өч көн ял көтә. Бу хакта Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел 23 февраль якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә, 24 февральгә күчерелә, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.
«Татар-информ» агентлыгы Россия Президенты Владимир Путинның Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен ял көне итү идеясен хуплавы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз