news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр туй мәҗлесен үткәргәндә акчаны уйлап тотарга кирәк дип саный

Туй үткәрергә теләгән парлар арасында яз һәм кыш айлары популяр түгел.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге туй мәҗлесен үткәргәндә акчаны уйлап тотарга кирәк дип саный. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру мәгълүматлары шул хакта сөйли, дип хәбәр итә "ТАСС".

«Илебездә туй мәҗлесе никахлашуның аерылмас өлеше саналса да, гражданнарның 9 проценты гына кыйммәтле купшы бәйрәм үткәрергә кирәк дип әйтә, 77 проценты исә туйга акчаны уйлап тотарга кирәк дигән фикердә тора», - диелә хәбәрдә.

Респондентлар ЗАГСта теркәлү (75 процент), туганнар һәм дуслар (61 процент), кияү һәм кәләшнең киемнәрен (59 процент) туй йоласының мәҗбүри элементлары дип саный.

Россиялеләр шулай ук җәй һәм көзне (51 һәм 45 процент) туй үткәрү өчен иң яхшы вакыт дип исәпли.

Яз һәм кыш айлары популяр түгел (13 һәм 5 процент). Сораштыру быелның 9-10 августында 1200 кеше арасында үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100