news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр шәһәрләрдән читтә планеталар парадын приборсыз карый ала

Астрономик күренеш кешелекне битараф калдырганы юк

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел гыйнварның соңгы ункөнлегендә күк йөзендә планеталар парадын күзәтергә була. Бу күренеш соңгы мәртәбә 2015 елда булган. Бер рәткә тезелгән биш планета – Меркурий, Венера, Сатурн, Марс, Юпитерны россиялеләр шәһәрләрдән читтә (чөнки төнлә яктырткычлар комачаулый) планеталар парадын приборсыз карый ала, дип хәбәр итә “Аргументы и факты” басмасы.

Аерым алганда, Юпитер белән Венера яхшырак күренә, Марсны кызыл “билдәмә”се буенча танырга мөмкин, Меркурий, гаризонтка иң якыны булганга, шәйләве кыенрак: ул Кояш чыгар алдыннан гына кыска вакытта күренә.

Гомумән, 2016 елда Россия халкы берничә астрономик күренеш шаһиты була ала. 9 мартта Кояш тулысынча тотыла. Бөек Җиңү көнендә, ягъни 9 майда Меркурийның Кояш дискы буйлап узуын илебезнең барлык почмакларында да күрү мөмкинлеге була. Шундый ук күренеш 2032 елның ноябрендә генә кабатланачак икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot