news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр сәламәтлек саклау өлкәсендәге төп проблемаларны атады

Октябрь аенда үткәрелгән сораштыруда 1,2 мең кеше катнашкан.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр медицина ярдәмен озак көтү, хастаханәләрдәге чиратлар, тиешле җиһазларның булмавы, даруларның җитмәве һәм табибларның үз вазифаларын тиешенчә башкармавын сәламәтлек саклау өлкәсендәге иң актуаль проблемалар дип саный. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматлар Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру барышында билгеле булган.

Респондентларның яртысыннан артыгы (56 процент) мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән чагында чиратта озак утырулары хакында белдергән.

42 проценты муниципаль хастаханәләрдә шартларның уңайлы булмавын билгеләп үткән, ә 40 проценты дарулар һәм җиһазлар җитмәвенә зарланган.

Шуның белән бергә, респондентларның 52 проценты Россия сәламәтлек саклау системасын – тискәре яктан, бары тик 37 проценты гына канәгатьләндерерлек дип бәяли.

Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 35 проценты сыйфатсыз хезмәт күрсәтә торган хастаханәләрнең баш табибларын эштән җибәрергә, ә 25 проценты бәйсез оешмалар тарафыннан медицина учреждениеләрен контрольдә тотарга кирәк дип саный.

Октябрь аенда үткәрелгән сораштыруда 1,2 мең кеше катнашкан.

Октябрь ахырында Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова 2017 елда табибларның уртача хезмәт хакы 52,9 мең сум тәшкил итүе хакында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, 2012 елдан әлеге күрсәткеч 48 процентка арткан.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100