Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр Президент ил тормышында бик әһәмиятле роль уйный дип саный
Россиялеләр Президент ил тормышында бик әһәмиятле роль уйный дип саный
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). 13-16 июль көннәрендә “Левада үзәге” белгечләре илнең 46 төбәгендәге 128 торак пунктта 1600 россияле арасында репрезентатив сораштыру үткәргән. Респондентларга кайбер институтларның ил тормышындагы ролен биш баллы шкала буенча бәяләргә тәкъдим ителгән: 1 – бернинди дә роль уйнамый диярлек, 5 – бик зур роль уйный. Шулай ук 2005 елның августында һәм 2006 елның июлендә үткәрелгән шундый сораштыруларның да нәтиҗәләре китерелә.
Мондый сораштыруларның статистик төгәлсезлеге 3 проценттан да артмый.
Ил тормышында бик әһәмиятле роль уйнаучы РФ Президенты әле дә булса беренче урынны алып тора. Үзләренең әһәмияте буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән башлап Хөкүмәткә кадәрге барлык агентлар (атап әйткәндә, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка хезмәтләр, олигархлар, банкирлар һәм финансистлар, РФ Президенты Администрациясе, гаммәви мәгълүмат чаралары, Кораллы Көчләр һәм Хөкүмәт) икенче урынны били. Өченче урында – Прокурорлар, губернаторлар, эре предприятие директорлары, суд органнары, Федерация Советы, чиркәү һәм Дәүләт Думасы.
Сәяси партияләр һәм зыялылар икенчел рольне уйный. Россиялеләр ил тормышында профсоюзларның роле дә бик кечкенә дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз