Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр полиция полковнигы Захарченко адресына гаепләүләрне нигезле дип саный - ВЦИОМ
Кешеләр хөкүмәтнең коррупция белән көрәштә эзлеклелек һәм килешмәүчәнлек курсы алып баруына ышанмый.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россиялеләр полиция полковнигы Захарченко адресына булган гаепләүләрне нигезле дип саный, әмма бу һәм башка резонанслы эшләр әле кешеләрне хөкүмәтнең коррупция белән көрәштә эзлеклелек һәм килешмәүчәнлек курсы алып баруына ышандырмый.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Дмитрий Захарченконы кулга алу турында россиялеләрнең күпмесе ишетүе турында, полициядә коррупция массакүдәм күренештә дип санау-санамаулары һәм күптән түгел кузгатылган зур җинаять эшләрен ничек бәяләүләре хакында алып барылган сорашу мәгълүматларын тәкъдим итә.
Дмитрий Захарченконы кулга алу (ришвәт алу һәм башка эшләрдә гаепләнә) безнең җәмгыятьтә киң резонанс тудырды: сораштыру барышында бу хакта россиялеләрнең 77 проценты ишеткән. Иң зур кызыксыну ир-атларда (82 процент) һәм өлкән кешеләрдә булган (86 процент). Күпчелек гражданнарның әлеге фигурантта табылган акчаларның намуслы юл белән тупланмаганлыгында фикерләре уртак – урланган, ришвәт алган дип белдерәләр (59 процент).
Захарченконы яклаучылар саны бик аз, сораштыручыларның бары 4 проценты - ул аларны эшләп алган дип, 1 проценты - откан, тагын 1 проценты аны кулланганнар («подстава») дип саный.
Полковник Захарченко эшен җәмәгатьчелек полицейскийлар даирәсенең коррупцияләнүендә ачылган бер мисал буларак күрә. Сораштыручыларның 63 проценты полициядә ришвәтнең массачыл күренеш булуын, 30 проценты очраклы хәл дип белдергән.
Зур яңгыраш тапкан күптән түгел кузгатылган зур җинаять эшләренең берсе булган полковник Захарченко эшен сораштырылган кешеләрнең 21 проценты беренче чиратта искә алган.
Коррупция факты буенча кузгатылган эре җинаять эшләрен россиялеләрнең күпчелеге хөкүмәтнең ришвәтчелек белән системалы көрәш күренеше дип санамыйлар. Әйтик, гражданнарның 57 проценты, мөгаен, бу күрсәтмә акцияседер дип саный, моңа капма-каршы фикерне 33 процент кеше җиткергән.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Идарәсе рәисе Константин Абрамов мәгълүматларны анализлап: «Коррупцияле җәнҗалларга безнең җәмгыятьтә күпчелек гражданнар игътибарлы. Хәзерге вакытта россиялеләрнең яртысы диярлек коррупция буенча хөкем ителгән югары даирә кешеләреннән һич югында берсенең фамилиясен атап әйтеп бирә. Әмма шунысы мөһим, күп кеше әлеге җинаять эшләре кузгатылуын барыннан да бигрәк күрсәтмә акция, ә җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә әлеге проблема белән булган вәзгыятьне тамырдан үзгәртеп булмый, дип саный. Димәк, коррупциягә каршы сәясәтнең максатларын һәм бурычларын аңлатуга зур әһәмият бирергә кирәк», дип белдергән.
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруны 2016 елның 1-2 октябрендә үткәргән. Сораштыру ысулы – телефон аша интервью, стационар һәм мобиль телефоннар аша, очраклы туры килү юлы белән башкарылган. Җәмгысе 1600 респондент сораштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз