news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр пенсияне элекке шартлар буенча да ала алачак

Хезмәт эшчәнлеген вакытыннан алда туктату өчен тиешле шартлар үтәлгән очракта, пенсияләр 60 һәм 55 яшькә кадәр дә билгеләнергә мөмкин.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Дәүләти булмаган пенсия фондлары пенсияне элеккеге шартларда, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән килешүләр буенча «иске» пенсия яше кысаларында билгеләвен дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Известия» газетасы гражданнарның социаль түләүләрнең дәүләтнеке булмаган өлешен иске кагыйдәләр буенча (хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшьтән) алачагы хакында язып чыккан иде.

«Дәүләтнеке булмаган пенсияләрне иске нигездә, әмма 2019 елның 1 гыйнварыннан соң төзелгән пенсия килешүләре буенча билгеләү мөмкинлеге өйрәнелә. Аерым алганда, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, социаль-икътисади нәтиҗәләргә анализ ясау өчен, Россия Банкы, Финанс һәм Икътисади үсеш министрлыкларының әлеге мәсьәлә буенча позицияләрен белеште», - дип искәрттеләр ведомствода.

Моннан тыш, хезмәт эшчәнлеген вакытыннан алда туктату өчен тиешле шартлар үтәлгән очракта, пенсияләр 60 һәм 55 яшькә кадәр дә билгеләнергә мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100