news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр җәмгыятьтәге үз урынын бәяләгән - сораштыру

Россиялеләрнең дүрттән бере (26 процент) үзләренең җәмгыятьтәге урынын уртачадан бераз түбән (6/10) дип санавын дәлилли "Левада-үзәк" сораштыруы.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Тикшеренү барышында респондентларга үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын ун баллы шкала буенча билгеләү соралган. Анда 1 балл “җәмгыятьтә югары урын тотучы" буларак характерланса, 10 балл — " җәмгыятьтә түбән урын тотучы" буларак билгеләнгән. Бу хакта "Риа-Новости" хәбәр итә.

Сораштыру нигезендә, хәзерге вакытта 1 балл белән, ягъни югары итеп, бары 1 процент респондент билгеләсә, 10 баллны 3 процент россияле күрсәткән. Шуның белән бергә, тикшеренү 2012 елдагыдан әлләни аерылмаган. Ул вакытта россиялеләрнең 25 проценты үзләренең җәмгыятьтәге урынын уртачадан бераз түбән (6/10) дип күрсәткән булган.

Алдагы биш елга күз салсак, һәр бишенче россияле (20 процент) үз урыннарын шулай ук бәяли (6/10). Шуның белән бергә, биш елдан соң үзләренең җәмгятьтәге торышларын "югары" дип бәяләүчеләр (1/10) 1дән 2 процентка арткан.

Сораштыру 20-23 гыйнвар көннәрендә репрезентатив бөтенроссия шәһәр һәм авыл халкының 1600 кеше арасыннан 18 һәм аннан өлкәнрәкләрне сайлап алу юлы белән илнең 48 төбәгендәге 137 торак пунктында үткәрелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100