Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр кешбэк программасы буенча 1,4 миллиард сумлык туристик юллама сатып алган
Программаның максаты – Россиядә COVID-19 пандемиясеннән соң эчке туризмга ярдәм итү.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Башлангыч мәгълүматлар буенча, Россиядә яшәүчеләр кешбэк программасы буенча 1,4 миллиард сумлык туристик юллама сатып алган. Бу хакта «Российская газета» Ростуризм башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.
«Бу әле башлангыч нәтиҗәләр генә, «Мир» түләү системасы әле исәпләүне дәвам итә. Тулаем алганда, россиялеләр эчке туризм юнәлешендә 1 миллиард 400 миллион сумлык юллама сатып алган», - диде Догузова.
Агентлык башлыгы программаның башлангыч нәтиҗәләрен уңай яктан бәяләде. Ни өчен дигәндә, әзерлек эшләренә аз вакыт бирелде һәм аның гамәлдә булу вакыты да кыска (21-28 август). Җәйге сезон инде төгәлләнде диярлек, ә Россия буенча көзге турларның әлегә әллә ни популяр булмавын исәпкә алганда, без программаның нәтиҗәләрен уңай бәялибез, дип искәртте Догузова.
Программаның максаты – Россиядә COVID-19 пандемиясеннән соң эчке туризмга ярдәм итү. Хөкүмәт моңа 15 миллиард сум акча бүлеп бирде. Программага 2 меңгә якын кунакханә һәм туроператор кушылган инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз