Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр интернетта Төркиягә турларны ике тапкыр ешрак эзли башлаган
"Яндекс"ның Россиядәге кулланучылары турларга 5 миллионнан артык сорау биргән.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). “Яндекс”ның Россиядәге кулланучылары 2017 елның гыйнварында Төркиягә турларны ике ел элек теркәлгән мәгълүматлар белән чагыштырганда, ике тапкыр ешрак эзли башлаган. Бу хакта Россия туроператорлары ассоциациясе үткәргән анализ нәтиҗәләре сөйли. Әлеге мәгълүмат оешманың рәсми сайтында бастырылган, дип яза “ТАСС”.
Шулай итеп, “Яндекс”ның Россиядәге кулланучылары турларга 5 миллионнан артык сорау биргән. Бу үткән ай мәгълүматлары белән чагыштырганда, 36,7 процентка һәм үткән ел белән чагыштырганда, 97,4 процентка артык дигән сүз.
Иң еш сорала торган курортлар – Алания, Кемер һәм Анталия. “Барысы да кертелгән” туклану системасы буенча срораулар гадәттәгечә иң популярлар арасында.
2017 елның гыйнварында чит илдә ял итү юнәлешләре буенча “Яндекс”та Таиланд (сораулардан 12,2 процент), Төркия (6,2 процент), Һиндстан (Гоа, 6 процент), Вьетнам (5,7 процент), Мисыр (5,2 процент), Греция (4,9 процент), Италия (4,6 процент), Кипр (3,9 процент), Испания (3,5 процент) һәм Доминикан Республикасы (3,5 процент) лидерлар булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз