news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр доллар курсы турында күбрәк кызыксына башлаган

Россиялеләрнең 65 проценты үз акчаларын – сумнарда, 5 проценты – долларларда, 4 проценты еврода саклауны хуп күрә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең яртысыннан артыгы доллар курсын игътибар белән күзәтә башлаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый, дип яза «Известия».

2016 елда сораштырылганнарның 43 проценты валюта курсы үзгәрешен күзәткән. Быел исә әлеге тема белән кызыксынучы респондентлар саны 58 процентка арткан.

Россиялеләрнең 65 проценты үз акчаларын – сумнарда, 5 проценты – долларларда, 4 проценты еврода саклауны хуп күрә.

Респондентларның 32 проценты җыйган акчабыз бөтенләй юк дип белдергән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot