Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр чаңгы эстафетасында көмеш медаль яулады
Бу - Россия җыелма командасының 2018 елгы Олимпия уеннарында унынчы медале.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия чаңгычылары Пхёнчханда Олимпиадада 4х5 км эстафетасында көмеш медаль алдылар. Бу Россия җыелма командасының 2018 елгы Олимпия уеннарында унынчы медале булды. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Эстафетада Андрей Ларьков (Татарстан спортчысы. - "ТИ"), Александр Большунов, Алексей Червоткин һәм Денис Спицов чыгыш ясады. Алар лидерлардан 9,6 секундка соңарып килделәр.
Норвегия спортчылары, эстафетаны 1 сәг 33 минут 4 секундта үтеп, "алтын”лы булдылар, Франция чаңгычылары бронза медаль алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз